Көз якынлашкан саен, ташламалары булган ветераннарны һәм инвалидларны шик баса: гариза язаргамы, әллә язмаскамы? 1нче октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр тупланмасын торгызу турында гариза бирергә кирәк. Бу – социаль хезмәтләр урынына акча эквивалентын сайлаган федераль ташламаларга ия булучыларга гына кагыла.
Әлмәт районының Дербедень авылында яңа часовня төзегәннәр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, 5 се көнне аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыштан исә 5-10, 13 м/с. Минималь температура төнлә+5..+9˚, максималь көндез +14..+17˚.
10 сентябрь көнне Әлмәттә шәһәр Советына депутат сайлау узачак. Ул шулай ук Әлмәт районының 10 округында да узачак.Аларда 32 кандидат катнаша.
"Игътибар – балалар!". 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр шундый девиз астында республикада профилактик чаралар уза. Әлмәт шулай ук читтә калмады.
2017 елның 21-22 сентябрь көннәрендә «Киләчәккә караш» ел саен уза торган кече һәм урта эшмәкәрлек форумы кысаларында «ExportMe» экспорт өлкәсендә эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтүгә багышланган конференциясе узачак.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов шәһәр активы белән планерка уздырды, узган атнага йомгак ясалды.
Көзнең беренче якшәмбесендә Әлмәттә «Яшел Фитнес» социаль-спорт юнәлешенең атна саен үткәрелә торган чаралары узды. "ЯФ белән кабаттан мәктәпкә" тематикасы астында бушлай күнекмәләр шәһәрнең 5 мәйданында үтте: «Яшьлек», «Шамсинур» скверлары, «Алнас» стадионы, шәһәр пляжы, шәһәр паркы.
16 сентябрь көнне Әлмәттә “Татарстан Кроссы” ярышлары узачак. Әлеге ярышлар халык арасында спорт һәм физик тәрбияне популярлаштыру максатында оештырыла.