Әлмәттә Белем көненә багышланган "Яшел Фитнесның" бушлай күнекмәләре узды

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Көзнең беренче якшәмбесендә Әлмәттә «Яшел Фитнес» социаль-спорт юнәлешенең атна саен үткәрелә торган чаралары узды. "ЯФ белән кабаттан мәктәпкә" тематикасы астында бушлай күнекмәләр шәһәрнең 5 мәйданында үтте:  «Яшьлек»,  «Шамсинур» скверлары,  «Алнас» стадионы, шәһәр  пляжы, шәһәр паркы.

Чараның спорт программасы 3 юнәлештән торды: интенсив зарядка, Upper-body + tnt - популяр булган көч таләп итә торган фитнес- юнәлеше һәм стретчинг. 

Күнекмәләр программасын «Вконтакте» челтәрендә ЯФның https://vk.com/zf_almet рәсми группасында табарга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International