Әлмәттә район активы белән киңәшмә узды

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбедә муниципаль сайлауларның башлангыч нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр һәм Финанс-бюджет палатасы рәисе Шайдуллина Зөлфиянең 2017 елның 8 ае эчендә муниципаль районның консолидацияләнгән бюджетын үтәү турында мәгълүматы тыңланылды. 

Киңәшмә башында район башлыгы Айрат Хәйруллин узган эш атнасына йомгак ясады. 2 сентябрьдә Нефтьчеләр бәйрәмен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин катнашуы белән балалар хастаханәсе ачылды. Хастаханәдә ремонт ясауда «Татнефть» компаниясе зур ярдәм күрсәтте.

Район Совет аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова хәбәр иткәнчә, тавыш бирүнең башлангыч нәтиҗәләре буенча 2нче интернациональ бер мандатлы сайлау округы буенча иң күп тавышны Рамил Комаров җыйды. Сайлаулар шулай ук районның ун округында узды. Түбән Мактама сайлау округында иң күп тавышны - Владимир Михайлов, Габдрахманда - Равил Мутагиров, Бутада - Денис Абрамов, Югары Мактамада - Нияз Нуриев, Кичучатта - Азат Хабибрахман, Колшәриптә - Татьяна Бурмистрова, Яңа Кәшердә - Салават Әхмәтҗәнов, Яңа Никольскийда - Алберт Сәдриев, Яңа Троицкта - Дмитрий Хвалев, Ямашта - Татьяна Захарова җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International