ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы сентябренә билгеләнгән 2 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

21 сентябрь көнне Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып узды. 

25 нче  мәктәп базасында беренче тапкыр булып узган семинарда Яр Чаллыдан тьютерлар  Зарипова Р. В. һәм  Якупова И. Р. катнаштылар. Бу ел башыннан 15 Әлмәт укытучысы эксперименталь төркемгә керделәр: беренче сыйныф укучылары  татар телен  В. Н. Мещерякова методы белән өйрәнәчәкләр.

20 сентябрь көнне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының вазыйфаларын үтәүче Лаптева Светлана Владимир кызы рәислеге астында эшкә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыру буенча эшлекле группаның чираттагы утырышы узды.

Бөтенроссия акциясе 22 се көнне Әлмәттә узачак. Иртәгә, җомга көнне, әлмәтлеләр велосипедларына утырып, эшкә һәм укырга барачаклар. Чара Экология елына багышлана.

Хәзер биш мең ярымга якын әлмәтле һәм 200дән артык юридик затлар өчен электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге булдырылды. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.

Дөрес юнәлешләрне һәм күңелгә ятышлы шөгыльләрне табарга яшүсмерләр клублары ярдәм итә. Бу көннәрдә Әлмәт яшүсмерләр клубларында Ачык ишекләр көннәре уза. Ачык ишекләр көне кысаларында кече һәм урта яшьтәге балаларны мавыктыргыч программа көтәчәк: кызыклы конкурслар, уеннар, төркемнәр ярышлары, турнирлар, эстафеталар, квестлар, интерактивлар һәм башка чаралар.

21 сентябрь- Россия хәрби даны көне буларак билгеләнеп уза. Әлеге көнне Дмитрий Донскойның монгол-татарларга каршы Куликов сугышында (1380) җиңүе белән тәмамлануга багышлап билгеләп узалар.

ТР  Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә,  22 се көнне , аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь температура төндә+3..+8°. Максималь температура көндез  +10..+15°.

 

Әлмәтнең "Нефтяник" командасы Воронежның "Буран"нын 0:1 исәбе белән җиңде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International