29 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә "Фабрик" күңел ачу комплексында Әлмәт джаз-клубының I-нче сезонын ачу тантанасы узачак.
Якшәмбе көнне, 24 сентябрьдә, 18.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сарае сәхнәсендә Чечня Республикасыннан килгән "Вайнах" ансамбле концерты узачак.
Әлмәт районының Көлшәрип авылында яшәүче берничә гаилә өчен зур вакыйга булып узды. Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнарына бүләкләү битләре тапшырдылар. Бүләкләр, ниһаять, адресатына барып җитте.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.
11еннән 20 сенә кадәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында онлайн-тавыш бирү барды. «Халык участковые" исеменә 119 участок полиция хезмәткәре ярышты. Алар өчен 4 меңнән артык кеше тавыш бирде.
23 һәм 24 сентябрьдә беренче тапкыр Яр Чаллы шәһәренең "Мастеровые" театрында иң яхшы милли театрларының берсе - Әлмәт татар дәүләт драма театры чыгыш ясаячак.
21 сентябрьдә "Тату балалар" 41 нче номерлы балалар бакчасында "Автокресло - балаларга" акциясе үтте. Акция барышында балаларны тотып тору җайланмаларының мөһимлеге турында олыларга телдән сораулар бирелде.
Дәүләт милкендә булган җир участокларын арендалаучылар уңайлыгы өчен ТР Әлмәт муниципаль районы рәсми сайтының җир һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы битендә "Җир участокларын арендалаучыларга" өстәмә бите урнаштырылды (http://almetyevsk.tatar.ru/rus/arendatoram-zemelnih-uchastkov.htm). Анда актуаль яңалыклар һәм аренда өчен түләү реквизитлары бар.
Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар телефоны», шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интернет-кабул итү бүлеге «Гражданнар мөрәҗәгате» эшли.
23 сентябрьдә Әлмәттә ҖЧҖ "Торговый двор" территориясендә беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкәдә отышлы бәя буенча ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, ашлык, комбикорм һәм башка бик күп товарлар сатылачак.