23 сентябрьдә Әлмәттә ҖЧҖ "Торговый двор" территориясендә беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкәдә отышлы бәя буенча ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, ашлык, комбикорм һәм башка бик күп товарлар сатылачак.