Әлмәттә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә хаҗилар белән очрашу узачак. Теләге булганнар 5 се көннне 18.00 сәг. мәчеткә килә алалар. Биредә хаҗ кылып кайткан әлмәтлеләр хаҗ сәфәренең исламда зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләячәкләр.
ЮХИДИдә экзаменнарны тапшыру алдыннан дәүләт хезмәтләре сайтында регистрация үтәргә һәм имтиханга талонны чыгарырга кирәк.
Бәйгедә рәсем ясарга һәм фото төшерергә яратучылар катнаша ала. Конкурсның таләпләре белән http://www.эко2017.рф сайтында танышырга була.Эшләр 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. тел: +7 495 198 78 38, электрон почта: eco-2017@inbox.ru.
5 яшьтән 14 яшькәчә балалар ислам нигезләре дәресләренә, Коръән укуларына һәм гарәп телен өйрәнү өчен чакырыла. Беренче дәресләр 8 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә Риза Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеттә узачаклар. Адрес: Мәрҗани урамы, 82а (малайлар). Һәм кызлар өчен дәресләр Волгоград урамы, 24 адресы буенча узачак.
Хатын-кызлар өчен ислам нигезләрен өйрәнү һәм Коръән укулары һәр якшәмбе 8.00-12.00 Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә уза.
Бөртекле культураларны урып-җыю нәтиҗәләре, ашлама кертү һәм аның уңышка йогынтысы. Әлеге һәм башка актуаль мәсьәләләр турында бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән очрашу барышында фикер алыштылар.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 4се көнне, аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә карлы яңгыр яварга мөмкин. Минималь температура төнлә +1..-2º, максималь температура көндез +5..+8º.
Очрашуга хокук саклау органнары вәкилләре дә чакырылган иде.Совет җитәкчесе Зөлфия Макаревич та чыгыш ясады. Соңыннан өлкәннәргә махсус әзерләнгән кисәтүче памяткалар таратылды.
"Көзге игелек атнасы" кысаларында ат-спорт мәктәбе хезмәткәрләре "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәге өчен таныштыру экскурсиясен үткәрделәр.
Бүгенге көндә халык фикере бик зур әһәмияткә ия. Шуны исәпкә алып, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы халык арасында сораштыру уздыра. Әлеге сораштыруда һәркем катнашып, үз фикерен белдерә ала.