Әлмәттә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмгә Әлмәт районындагы хуҗалыкларның җитәкчеләре, комбайнерлар, сыер савучылар, терлекчеләр, зоотехниклар, агрономнар, механизаторлар - 22 авыл хуҗалыгы предприятиеларыннан килгән эшчеләр, 72 крестьян-фермер һәм 13,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалыклар чакырылган иде.
Татарстан Республикасы Президенты, ТР авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хатлары, район Советы һәм башкарма комитетының мактаулы грамоталары һәм рәхмәт сүзләре белән районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүче иң яхшы эшчеләрне бүләкләделәр.