Айрат Хәйруллин: "Авыл хуҗалыгына ярдәм итү программалары – үсү өчен яхшы мөмкинлек”

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Бөртекле культураларны урып-җыю нәтиҗәләре, ашлама кертү һәм аның уңышка йогынтысы. Әлеге һәм башка актуаль мәсьәләләр турында бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән очрашу барышында фикер алыштылар. 

Урып-җыю эшләренең нәтиҗәләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Усманов таныштырды.  Ул билгеләп үткәнчә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен ел гадәти булмады. Әмма һава шартларына карамастан, игенчелек тармагы сезонны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International