ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт музее хезмәткәрләре «Музей нәрсәдән башлана...” дигән региональ семинарда катнаштылар. Ул белем бирү учреждениеләрендә тәрбия-белем бирү процессында музей педагогикасын куллануга багышланды. 

 

2017 елның 27 - 28 октябрендә “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Семинар 4 нче мәктәп базасында оештырылды һәм ул техник юнәлештә үткәрелде.

Үзәк китапханә яшь әлмәтлеләрне шигъри конкурска чакыра. Конкурс Саҗида Сулейманова истәлегенә багышланган. 

6 октябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрәчәк. Бу чара көзгеләре тонировкалы булган автотранспортларны йөртүчеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуларны ачыклауга юнәлтелгән.  

 Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә,  6 октябрь көнне, болытлы һәм яңгырлы булачак.Минималь температура төнлә +2..+7º, максималь температура көндез +8..+13º.

 

Бүген, 5 нче октябрь көнне, Россия Федерациясе җинаятьчеләрне эзләү хезмәте үзенең 99 еллыгын билгеләп үтә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге — эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләрендә иң зур һәм иң җаваплы бүлек булып санала. Хокук сагында торучылар – авыр һәм кыюлык таләп итүче һөнәр ияләре.

Районның авыл җирлекләрендә чүп-чар утильләштерү проблемасы уңай хәл ителә. Хәзер биредә яңа контейнерлы мәйданчыклар барлыкка килгән. 


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм һәм бүләкләү "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. Мөгаллимнәрне район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Садетдинов кайнар котладылар, укытучыларга уңышлар теләделәр.Һөнәри яктан казанышларга ирешүчеләргә Мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.

Әлмәттә өлкәннәр декадасы кысаларында 10 спорт төре буенча "Өченче яшь" җиденче пенсионерлар арасында уза торган спартакиадасы тантаналы рәвештә ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International