Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Техас штатының Хьюстон шәһәрендә урнашкан хосусый тикшеренү университеты – Райс Университетында булды. Райс Университеты вәкилләре Татарстан белән, аерым алганда, Әлмәт дәүләт нефть институты белән киләчәк хезмәттәшлек турында үз карашлары белән уртаклаштылар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Райс Университеты белән хезмәттәшлек итәргә теләвен раслады. Аның сүзләренчә, уртак эш, аерым алганда, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештырырга, студентлар һәм мөгаллимнәр алмашырга була. Ул шулай ук мөгаллимнәрне һәм университетның җитәкче составын Татарстанга һәм Казанга чакырды.