ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын һәм кунакларын игелек ярминкәсенә чакыра. Чара Әлмәтнең үзәк мәчетендә 1 декабрь көнне үтәчәк.

Эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева чыгышы тыңланды.

24 ноябрь көнне Әлмәт үзәк мәчетендә Әниләр көненә багышланган матур һәм дулкынландыргыч чара узды. Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәгим хәзрәт Әхмәтзәнов җыелган кунакларны җылы сәламләде һәм Аллаһы тәгалә тарафыннан әниләргә бирелгән югары дәрәҗәне билгеләп үтте. 

3нче китапханә-филиалы хезмәткәрләре район мәдәният йорты белән бергә Әниләр көненә багышланган "Тормышның бар матурлыгы синең өчен" исемендәге әдәби-музыка чарасын уздырдылар. Чара "Шәмсинур" паркында үтте. Микрорайонда яшәүчеләр, 11нче мәктәп укучылары һәм 41нче "Дус балалар" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунакка килделәр.

28 ноябрьдә иртәнге 8 дән эшләр тәмамланганчы вакытлыча салкын су бирүне туктатып торалар. Бу чикләү Тельман урамына (Фәхретдин урамыннан Сөләйманова урамына кадәрге арага) кагыла. 

17 ноябрь көнне «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең гибрид операцияләрен ясау бүлмәсенд чираттагы мастер-класс үтте. Аны Склифосовский Н.В. исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшерү институтының рентгенхирургия бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты Черная Наталья Рес кызы алып барды.

27 ноябрь көнне 19.00 сәг. Әлмәт татар дәүләт драма театрында музыкального колледж студентлары классик музыка һәм бал биюләре башкарачаклар.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 28 ноябрь көнне,  аязучан болытлы көн көтелә. Минималь температура төнлә  -2..-7º, аязганда о - 10º; максималь температура көндез 0..-5º. Юлларда бозлавык.

Ярышлар 24е көнне «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында оештырылган иде.

Чара 23 ноябрь көнне 54нче  « Белоснежка» балалар бакчасында  интеллектуаль проф-квиз узды. Анда 1, 2, 3, 15,18, 23, 28, 30, 31, 33, 36, 37, 41, 46, 47, 48, 50, 54нче балалар бакчалары һәм  Р. Акташының  «Дюймовочка» садигы инструкторлары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International