Әлмәттә игелек ярминкәсе узачак

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын һәм кунакларын игелек ярминкәсенә чакыра. Чара Әлмәтнең үзәк мәчетендә 1 декабрь көнне үтәчәк.

Игелек ярминкәсендә чиксез хыялга һәм иҗатка карата мәхәббәткә ия булган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тарафыннан эшләнелгән әйберләрне сату оештырылачак.

Игелек ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәре, Мәрҗәни, 82а адресы буенча урнашкан Үзәк мәчеттә эшләячәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International