«Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең гибрид операцияләрен ясау бүлмәсендә чираттагы мастер-класс үтте

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрь көнне «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең гибрид операцияләрен ясау бүлмәсенд чираттагы мастер-класс үтте. Аны Склифосовский Н.В. исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшерү институтының рентгенхирургия бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты Черная Наталья Рес кызы алып барды.

Мастер-класс барышында күкрәк аортасы аневризмасы белән авырган 2 кешегә һәм корсак аортасы аневризмасы белән авырган 1 кешегә операция ясалды, 5 эндографт урнаштырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International