29 ноябрь көнне соципаль челтәрләрдә торбадан Әлмәттәге шәһәр күленә билгеле булмаган сыеклык агып чыкканын күрсәткән видео барлыкка килде.
1 декабрь көнне ӘМР экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре шәһәр күле территориясенә килгән, ММЧ вәкилләре һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенең су бүлеге хезмәткәрләре чакырылган иде.
Белгечләр территорияне карап чыктылар, суны дүрт төрле урында алдылар.
Су азот группасы, фосфатлар, водород күрсәткече, тимер һәм нефть продуктлары барлыгына тикшерелде. Тимердән тыш, барлык күрсәткечләрнең нормада икәнлеге билгеле булды. Ә тимер әйләнә-тирәлеккә зыян китерми.