18 декабрьдә илебездә ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә. Быел дәүләт тарафыннан гражданлык хәлне актларга регистрацияләү функциясен башкаручы органның оешуына 100 ел тула. Илебездә ЗАГС органнарының тарихы 1917 елдан башлана. 18 декабрьдә РСФСРның Совнаркомы декреты нигезендә элеккеге өйләнешү-гаилә мөнәсәбәтләре юкка чыга һәм ир белән хатын арасында тигезлек игълан ителә. Чиркәүләрне өйләнешү-гаилә эшләрен алып барудан читләштерәләр. Шулай итеп, 1917 елның 18 декабре — гражданлык хәлне актларга регистрацияләү функциясен башкаручы органнарның барлыкка килү көне булып санала.
Очрашу 20 декабрь көнне 16.00 сәг. Яшьләр үзәгендә узачак.Белешмәләр өчен телефон: 32-45-50.
Бүген Әлмәттә XV “Снежность” хәйрия театраль фестивале ачылды. Нефтьчеләр башкаласы Россиядә зур мәдәни вакыйга узучы дүртенче шәџәр. Әлмәт драма театры сәхнәсендә 17–19 декабрь көннәрендә яшь тамашачылар хозурына берьюлы берничә яңа музыкаль спектакль тәкъдим ителәчәк.
«Выходи гулять» бөтенроссия шәџәр мохите фестивале 15 декабрь көнне башланды һәм ул 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальгә күп төрле чаралар белән Әлмәт тә дә кушылды. 16 декабрь көнне Комсомол паркында, Нефтьче мәдәният йорты каршысында чаңгы трассалары, каток ачылды, балалар өчен төрле уеннар, ярышлар оештырылды.
Әлмәттә республика программасы кысаларында төзелгән модульле чаңгы базасы ачылды.
Татарстан Республикасында 2017 елда Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 43 мунициципаль районда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт объектларында 3 мең 741 тикшерү уздырылган, 17 мунициципаль районында 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Соңгы ике атнада 3 тикшерү уздырылган, кагыйдәләр һәм нормалар бозу ачылмаган.
Яңа ел алдыннан «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан» тарафыннан 4 декабрьдән алып 28 декабрьгә кадәр Яңа ел бүләкләренең сыйфаты буенча "кайнар линия" оештырылды.
Шимбә, 16 сы көнне, сәг. 11.00 Нефтьчеләр мәйданында «Татнефть» кампаниясе шугалак ача. Бу уникаль шугалак, ясалма суыту системасы белән ясалган, әлмәтлеләргә күмәк шуу өчен бик уңайлы.
Чаңгы трассалары 16 декабрьдә Комсомол паркында 12.15 сәг. һәм Шарлавыклы буаларда в 11.45 сәг. ачылачак.
Иртәгә, 16 декабрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Аерым районнарда кар, буран. Минимальная температура төнлә -4..-9º, максималь температура көндез -1..-6º, -10º.