Сессиядә 2017 елда һәм 2018-2019 елларның план чорында шәһәр һәм район Советлары карарларына үзгәрешләр кертү, "Нефтяник" Әлмәт хоккей клубы" учреждениесын яңача оештыру һәм районның иҗтимагый советы рәисенә вәкаләтләр бирү мәсьәләләре каралды. Депутатлар шулай ук 2018 елга шәһәр һәм район Советының якынча планы һәм берничә башка актуаль темалар турында фикер алыштылар.
Бу көннәрдә балаларның иң бәхетле мизгелләре. Бииләр, җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, ә Кыш бабай аларга бүләкләр өләшә. Депутатлар да балаларга Яшьләр үзәгендә чыршы бәйрәме оештырып сөендерде.Кышны бигрәк тә балалар көтеп ала. Чанада, тимераякта шуарга карлары өчен генә түгел, бүләк алып килүче Кыш бабайны юксына алар, аңа хатлар язалар. Һәр ата-ананың да аларның теләген тормышка ашырырга мөмкинлеге юк. Әле ярый изге күңелле кешеләр бар. Алар ярдәме белән төрле урыннарда хәйрия белән сугарылган чыршы бәйрәмнәре үтә, бүләкләр таратыла.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 29 декабрь көнне, аязучан болытлы булачак. Акрын юеш кар яварга мөмкин. Минималь температура төнлә һәм максималь көндез +1..-4º.
22 декабрь көнне ЦДЮТ ның "Счастливчики" (педагог Хайдарова О.Ф.)коллективы һәм "Купава» (педагог Дрожжева Т.А.) берләшмәсе тарафыннан «Төн уртасына алты сәгать кала" дигән чара уздырылды. Бәйрәм Великий Устюгтан килгән Кыш бабай катнашында узды.
Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин белән йомгаклау пресс-конференциясе 26 декабрьдә үтте. Телеканаллар, газеталар, интернет-басмалар, социаль челтәрләрдәге группалар вәкилләре белән сөйләшү ике сәгать ярымнан артык дәвам итте. Башлык белән очрашу беренче тапкыр инстаграм һәм Вконтакте челтәрләрендәге аккаунтларның туры эфирында трансляцияләнде.
Кыш бабайның Яңа ел алды почтасына Әлмәттә яшәүче Мааксим Красновның хаты да эләкте. Аңа 12 яшь, 13нче мәктәптә укый. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне аның яраткан фәне булып тора. Ул үз көчләренә ышана, полиция хезмәткәре яисә ЛОР врачы булырга хыяллана.
Татарстанда беренче балага айлык түләүнең күләме билгеле булды. 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. Әмма ул һәр субъект өчен төрле.2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар.
Шимбә 30 декабрь көнне 4 мәйданда мәдәни күңел ачу чарасы узачак.