Район башлыгы Айрат Хәйруллин белән йомгаклау пресс-конференциясе 26 декабрьдә үтте. Телеканаллар, газеталар, интернет-басмалар, социаль челтәрләрдәге группалар вәкилләре белән сөйләшү ике сәгать ярымнан артык дәвам итте. Башлык белән очрашу беренче тапкыр инстаграм һәм Вконтакте челтәрләрендәге аккаунтларның туры эфирында трансляцияләнде.
Әңгәмә барышында Айрат Хәйруллин үтеп баручы елның мөһим вакыйгаларын билгеләде, киләсе елларда шәһәр һәм районның нинди өстенлекле юнәлешләр буенча алга таба үсүе турында уртаклашты һәм журналистларның күп санлы сорауларына җавап бирде.
Кереш сүзендә Айрат Ринат улы районның икътисадый күрсәткечләренең уңай динамикада булуларын билгеләде.