Кыш бабайның Яңа ел алды почтасына Әлмәттә яшәүче Мааксим Красновның хаты да эләкте. Аңа 12 яшь, 13нче мәктәптә укый. Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне аның яраткан фәне булып тора. Ул үз көчләренә ышана, полиция хезмәткәре яисә ЛОР врачы булырга хыяллана.
Максим иң яхшы наушниклар сорап хат язды. Хыялын тормышка ашыруда кышкы тылсымчы белән бергә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина ярдәм итте.