Әлмәтлеләр биюләр, уеннар һәм яхшы кәеф белән Крещение көнен каршы алдылар

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Халык уеннары Буалар шарлавыгының балалар мәйданында үттеләр. Балалар һәм олылар күңелле эстафеталарда катнаштылар: кар атышып уйнадылар, себеркеләрдә, тюбингларда, чаналарда узыштылар, озын тасмалар үрделәр.

Ә туңмас өчен әлмәтлеләр киез итекләр белән биеделәр, флешмоблар оештырдылар. Иң актив катнашучыларга татлы бүләкләр өләштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International