ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2018 ел
җомга

Чара 53 нче «Светофорик» балалар бакчасында узды. Уен яшь тәрбиячеләр өчен татар/ туган телен балаларга өйрәтү буенча оештырылды. Ул шәһәрнең 65 - еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. 


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Семинар "Н.Михайловка" хуҗалыгында узды. Анда эре мөгезле терлекләрне токымлаштыру,  европача ысул белән орлыкландыру кебек мөһим сораулар каралды. Чара барышында технологлар һәм авыл хуҗалыгы белгечләре өчен махсус фильм да күрсәтелде. 

Иртәгә, 23 март көнне, аязуча болытлы һава торышы көтелә. Кар, көндез акрын гына. Минималь температура төнлә һәм иртән -6..-10º, аязганда  -15º, максималь температура көндез -1..-5º. Юлларда бозлавык.

Балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә травмалар алуын кисәтү буенча республикада зур эш алып барыла. 19 марттан алып 31 мартка кадәр вакыт аралыгында "Язгы каникуллар" оператив-профилактик чарасын уздыру моның бер ачык мисалы булып тора.

Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак. Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. 

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-66 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

23 март көнне шәһәрдә планлаштырылганча светофорларны сүндереп торачаклар. 

9.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр Тукай һәм Киров урамнары киселешендә урнашкан светофорны сүндеречәкләр. 

13.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Шевченко һәм Тукай урамнары киселешендәге светофорны сүндереп торачаклар, шундый ук хәл Шевченко һәм Заслонова урамнары киселешендә урнашкан светофорны көтәчәк. 

Бинага ремонт ясалу сәбәбе нәтиҗәсендә  28.03.2018 алып 12.05.2018 вакыт аралыгында  «Макдоналдс» рестораны вакытлыча ябылып тора.

1 марттан 30 майга кадәр Россия  Федерациясе төбәкләрендә  «Ежегодная общественная премия «Регионы – устойчивое развитие» бәйгесенә заявкалар кабул ителәчәк: www.infra-konkurs.ru.

Яшел Фитнес турнирының соңгы атнасы якынлаша. Турнир барышында төрле  нормативлар тапшырылды:  планка, ласточка, шугалакта шуу,  гольф уены. Финал бәйрәм чарасы  25 март көнне сәг.  12.00 шәһәр паркында узачак. Башта катнашучыларны күнегүләр ясау, алга таба  12 лидер чыгышы,  экстрим һәм  мотошоу көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International