Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак. Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады.
Шуннан соң минималь хезмәт хакы ел саен артачак. Ләкин яшәү өчен кирәк булган минимум кимесә дә, минималь хезмәт хакы арта гына барачак.