Дүшәмбе киңәшмәсе Кемеровода янгында һәлак булучыларны искә алу белән башланып китте. Башкарма комитетның эшмәкәрләр белән эшләүче бүлеге җитәкчесе вазифасын башкару 26 марттан Венера Ахметовага тапшырылганлыгы турында хәбәр ителде. Район башлыгы яңа җитәкчегә уңышлы эшчәнлек теләде. Экологик икеайлык башлануы турында доклад белән шәһәр башкарма җитәкчесе Ленар Вәлиев чыгыш ясады.