Заманча яңа сөт комплексы 1070 баш сыерга исәпләнгән һәм Рус Акташы авылы җирлегендә 2017 елның октябрь аенда эшли башлады. Комплекс тулы көченә Венгриядән маллар кайтартылганнан соң эшли. Барлыгы 1070 баш голштино-фриз токымлы тана кайтартылган. Технология процесслары тулы көчкә тормышка ашырыла.
Заявкалар 2018 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә һәм квотлар буенча түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
Әлмәт ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләр өчен административ җаваплылык Россия Кодексы нигезендә карар чыгарылганнан соң 71нче көннән башлануын искәртә һәм әлеге уңайдан аеруча игътибарлы булырга һәм штрафларны вакытында түләргә чакыра.
«Наставники: не вместе, но рядом!» проекты кысаларында балинт төркеме формасында түгәрәк өстәл оештырылды. Аның барышында балалар белән берлектә тәрбия эшләре алып баруның заманча формалары каралды. Чара кызыклы узды.
Чара "Западный" сәүдә үзәгендә узды. Тревога булганнан соң, сәүдә үзәгендә халыкны эвакуацияли башладылар. Моның өчен 5 минуттан артык булмаган вакытны сарыф итәргә кирәк иде. Сәүдә залларында барлыгы 200 ләп кеше бар иде. Укулар бик оешкан төстә узды, вакыт аралыгы да дөрес кулланылды.
Санкт-Петербургта VIII Бөтенроссия хореография конкурсы оештырылды. Бирегә Владимирдан алып Мәскәүгә кадәр иң яхшы дип табылган коллективлар чакырылды. Анда Әлмәтнең "Счастливчики" ансамбле чыгыш ясады һәм лауреат булды. Җитәкчесе - Хайдарова Оксана Фатиховна.
Иртәгә болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез яңгыр. Минималь температура төнлә +1..-3º, максималь температура көндез +7..+10º.
Ел саен уздырыла торган сәламәтлек һәм иминлекне саклау өчен вакцинациянең роле турында белемнәрне арттыруга юнәлтелгән чара, Европа иммунизация атнасы, кысаларында Әлмәт медицина профилактикасы үзәге шәһәрнең медицина оешмалары белән бергә мәгълүмати-аңлату чараларын: предприятиеларда очрашулар, пациент мәктәпләре һәм хаылк өчен басма һәм электрон ММЧда белгечләрнең чыгышларын оештыра.
Чара 24 апрель көнне ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан Борискино һәм Ямаши балалар бакчаларында узды. Чара барышында юл кагыйдәләрен дөрес куллану һәм куркынычсызлык турында сүз алып барылды.
Әлмәттә «Цифрлы поликлиника «Ок, Доктор» телемедицина үзәге ачылды. Ул Идел буе федераль округында телемедицина технологияләре кулланып медицина ярдәме күрсәтүче беренче цифрлы медицина учреждениесе булып санала. Тантанада Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башкалар катнашты. Әлеге үзәк әлмәтлеләргә калабыздан читкә чыкмый гына Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургның квалификацияле табиблары консультациясен алырга мөмкинлек бирә. Тикшерү нәтиҗәләре онлайн-режимда күрсәтелә.