Заманча яңа сөт комплексы 1070 баш сыерга исәпләнгән һәм Рус Акташы авылы җирлегендә 2017 елның октябрь аенда эшли башлады. Комплекс тулы көченә Венгриядән маллар кайтартылганнан соң эшли. Барлыгы 1070 баш голштино-фриз токымлы тана кайтартылган. Технология процесслары тулы көчкә тормышка ашырыла.