ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Япониядән килгән профессор Масао Кода ике көн эчендә медсанчастьтә умыртка баганасындагы спондилолистезаны дәвалау буенча тәҗрибә уртаклашты һәм ике авыруга операция ясады. Ике ятып, бер төшкә кермәгән мондый мөмкинлек халыкара стандартлар буенча табибларны укыту программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Программа өч елга исәпләнгән һәм «Татнефть» компаниясе тарафыннан финанслана.

 

«Экология балалар күзлегеннән» бәйгесе тәмамланды, 4 сентябрьдә ӘМР экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, «Экосервис» АҖ һәм «Альметьевск ТВ» ТРК сайтта тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнгән бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Сусаклагычны төзекләндерү буенча фикер алышырга әлмәтлеләрне 13 сентябрь көнне "Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге"ндә (Нефтьчеләр урамы, 14 нче йорт) адресы буенча 18.00 көтеп калалар. Чара 20.30 сәг. тәмамлана. 

"ТКХ да сезнең хокукларыгыз-аларны якларга өйрәнегез" проекты кысаларында Роспотребнадзор идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары халкына видеоконференция форматында аңлатма бирә.

Дәүләт пошлинасын электрон рәвештә түләргә мөмкин. Сервис дәүләт хезмәтләре порталында эшли, биредә түләүләрне комиссиясез үткәрергә була. 

Әлмәтлеләр үзләренең мөмкинлекләрен  https://worknet-narod.ru/ халык порталында ачыклый алалар. Түләүсез ресурс максатлары булып төбәк һәм муниципаль учреждениеләрнең яңа эш мөмкинлекләрен ачыклау  тора. 

11 сентябрь көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь температура төнлә +2..+5º, туфракта кырау  -1º, максималь температура  көндез  +15..+18º.

6 сентябрьдә Әлмәтнең 3 нче номерлы музыка мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара узды. Аны “ЮХК” территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина үткәрде.

Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр, төнлә һәм көндез талгын.Аерым районнарда яшен. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. 

Әлмәттә 1 нче мәктәптә  6 сентябрьдә  "Игътибар-балалар" профилактик акциясе узды. Ул беренче сыйныф укучылары өчен оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International