ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

4 октябрь көнне ЮХИДИ инспекторлары, "Юл куркынычсызлыгы" хезмәткәрләре тарафыннан Нефтьчеләр урамындагы җәяүлеләр чыга торган юлда  "Яктыртыл" акциясе узды. Максат юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. Барлыгы 14 өлкән һәм 22 бала катнашты. Мондый  акцияләрне атна саен үткәрү планлаштырыла. 

14 октябрьдә Эшмәкәрлек  Фабрикасы 12нче түләүсез  «Фабрика-Старт» агымын оештыра. Дәресләр якшәмбе көнендә узачак. https://fabrika-predprinimat.timepad.ru/event/823360/ Справкалар +79053156601 телефоны буенча җыела. 

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасының баланслылыгын һәм озак сроклы финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән федераль законга кул куйды. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр ир-атлар өчен 65 ел һәм хатын-кызлар өчен 60 ел дәрәҗәдә билгеләнгән пенсия яшен ныгыта. Пенсия яшен арттыру 2019 елның 1 гыйнварыннан акрынлап башланачак һәм 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

 

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге "кайнар линия" ача. Телефон: (8553) 22-65-81.  08.00 сәг. алып 7.00 сәг. кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала. . 

Гафиатуллин урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан “Миша” җылылык камерасыннан алып 7 нче җылылык камерасына кадәр булган участокта кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен техник яктан җиһазландыру эшләре башкарылу сәбәпле, 8 октябрьдән алып 12 октябрьгә кадәр кайнар су бирү туктатылып тора.

Әлеге порталда фикерләрегезнең тормышка ашуын күрә аласыз. Тулырак : http://ilovealmet.ru/ сайтында.

4 октябрь көнне ЗАГС идарәсендә Габбас Исрафилов һәм  Галина Куприянова никахларын теркәделәр.  Никахлашучы өлкәннәрне балалары, оныклары, дуслары - "Импульс" клубы котлады. 

"Ижсталь"командасын җиңү җиңел бирелмәде. Уен бик кызыклы булды. Шулай да ул  нәтиҗәдә "Нефтяник" командасы җиңүе белән тәмамланды.Әлмәт хоккейчыларын 13 октябрьгә кадәр яллар көтә.

Валерия Порохова белән очрашу Әлмәт татар драма театрында узды. Чара район башлыгы Айрат Хәйруллин тарафыннан оештырылды һәм халык өчен зур бүләк булды. Порохова Ислам дине, тәрҗемә эше, намаз, мөселманнарның үзара мөнәсәбәте һәм башкалар турында сөйләде. 


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Районда авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Анда район җитәкчелеге, инвесторлар, агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, агросәнәгать комплексының төрле тармакларында ел әйләнәсе тырыш хезмәт куючы авыл эшчәннәре катнашты.  Әйтергә кирәк, елны матур күрсәткечләр белән төгәллибез. Тантанада ясаган котлау сүзендә район башлыгы Айрат Хәйруллин  ирешелгәннәргә тукталды. Чара котлау-тәбрикләүләр һәм үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды. Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы күргәзмәсе дә оештырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International