Әлмәт картиналар галереясы 10 октябрь көнне 13.30 сәг. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Алексеевич Стефановскийның 100-еллыгына багышланган чара оештыра.
Очрашу 5 октябрь көнне узды. Анда медицина ветераннары чакырылды. Алар яшь белгечләр белән үзара фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Очрашу бик файдалы узды.
Әлмәт районында “Тоннель” операциясе бүген 8 октябрь көнне узды. Рейд исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклау максатыннан чыгып оештырылды. 120 машина тикшерелде. 25 юл кагыйдәсен бозучы ачыкланды.
Дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиевның чыгышы тыңланды. Ул авыл хуҗалыгы тармагының ел дәвамындагы казанышларына йомгак ясады. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.
Район активы белән булган киңәшмәдә бүген өлкәннәр декадасына йомгак ясалды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптеваның чыгышы тыңланды. Ул Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган чаралар белән таныштырды. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге "кайнар линия" ача. Телефон: (8553) 22-65-81. 08.00 сәг. алып 7.00 сәг. кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала.
9 октябрь көнне Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Р.В. Гыйльманов Бөгелмәдә бергә гражданнарны кабул итү үткәрә. Алдан язылу өчен телефон (843) 2-913-359.
Әлмәтнең сәүдә йортларының берсендә күкрәк яман шешенең иртә диагностикасы буенча #мин уздым (#япрошла) социаль акциясе узды. Акциядә 600 ләп кеше катнашты, сөт бизләренең 102 төрле патологиясе, күкрәкнең яман шешенә 6 шик ачыкланды. Шушы хатын-кызлар өстәмә тикшерүгә һәм диагнозга аныклык кертүгә җибәрелделәр.
ЭПУ «Әлмәтгаз» ГК № 58 шарлы кранын алыштыру сәбәпле 10 октябрь көнне 8:00 сәг. эш тәмамланганчыга кадәр Автомобилистлар урамы 4-6, 10 нчы йортларда , Фахретдин ур , 37а, 39нчы йортларда газ килү туктатылып торачагын хәбәр итә.
8 октябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кичкә яңгыр яварга мөмкин. Минималь температура төнлә +9..+12˚, максималь температура көндез +12..+16˚.