ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген, 10 сентябрь, Әлмәт халкының «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында катнашу өчен гариза бирә алган соңгы көне.

16 сентябрьдә 17.30 дан 18.30 га кадәр 28 нче Бигаш бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Илфат Нурсәетов гражданнарны кабул итә.

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйгалар-Татарстан Республикасы рәисен һәм бишенче чакырылыш муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.

Әлмәт районының Бишмунча авылында юл инфраструктурасын ремонтлау буенча масштаблы эшләргә старт бирелде, гомуми бюджеты 4 миллион сумнан артык.

Яңа уку елы башлану белән Әлмәт юлларында яшь җәяүлеләр саны артты! Яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитәрлек булмаган шартларда куллану кирәклеген исегезгә төшерәбез.


9
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Казанда МХО катнашучылары һәм ветераннары арасында Татарстан Рәисе спорт кубогы ярышлары тантаналы рәвештә тәмамланды. 36 районнан 200 дән артык көрәшче төрле дисциплиналарда көч сынашты.

Екатерина Кошкина, олимпия резервы спорт мәктәбенең талантлы укучысы, хатын-кызлар көрәше буенча Мәскәүдә узган Россия беренчелегендә җиңеп, 65 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.

Массакүләм спорт чаралары күптән инде шәһәр мохитен үстерү драйверына әверелде. Ел саен уздырыла торган «Татнефть Әлмәт ярыммарафоны» инде күңелгә хуш килгән вакыйгага әйләнеп өлгерде: ул йөгерүчеләргә генә түгел, ә катнашучыларга ярдәм итү, бәйрәм рухы булдыру һәм зур спорт бәйрәменең бер өлеше булу өчен урамнарга чыгучы шәһәр халкына да ошый.

Участокларда сайлаучыларга махсус беләзекләр биреләчәк, алар буенча җәмәгать транспортында бушлай йөрү каралачак.

Әлмәттә 2026 елда программа буенча ишегаллары төзекләндереләчәк кешеләр белән очрашулар башланды. Мондый беренче очрашу Р. Галиев урамындагы 25 нче йорт ишегалдында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International