Менә алар - ишегалларының җаваплы һәм инициативалы кешеләре!

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Әлмәттә 2026 елда программа буенча ишегаллары төзекләндереләчәк кешеләр белән очрашулар башланды. Мондый беренче очрашу Р. Галиев урамындагы 25 нче йорт ишегалдында узды.

Җыелышта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов, баш инженер-проектлаучы Оксана Гавритухина, шулай ук идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.

Белгечләр төзекләндерүнең беренче схемаларын тәкъдим иттеләр, программаның планнары һәм мөмкинлекләре турында сөйләделәр, ә халык проектны алга таба эшләгәндә исәпкә алыначак үз теләкләрен һәм тәкъдимнәрен әйтә алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшләр башланыр алдыннан халык белән ким дигәндә өч очрашу уздырыла, бу барлык якларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.

Халыкка бу очрашуларда актив катнашырга киңәш итәбез, чөнки мондый хезмәттәшлек төзекләндерү проектына төзәтмәләр кертергә, программа кураторларына шәхсән сораулар бирергә һәм һәркем өчен уңайлы урын булдырырга ярдәм итәчәк.

Киләсе очрашу иртәгә, 9 сентябрьдә, 17.40 сәгатьтә Бигаш урамы, 131 адресы буенча һәм 18.20 сәгатьтә Төзүчеләр проспекты, 10 адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International