ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты ел саен «Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестивале (алга таба – Фестиваль) үткәрә. Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Иртәгә, 23 октябрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Җил көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с ка кадәр җитә.

«Кызлар килде авылга» комедиясе сәхнәдән 15 ел төшми. 2009 елда ул 65 нче театр сезонын ачты, һәм шуннан бирле тамашачылар аны сәхнәдән җибәрмиләр. Инде берничә актер составы алышынган, әмма декорацияләр һәм костюмнар элеккечә калган.

Төп максат - 28 км озынлыктагы суүткәргеч системасын норматив хәлгә китерү.

Почта мөрәҗәгатенә БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казан шәһәрендә очрашуына багышланган марка чыкты. Почта маркасын Казан Кремле күренеше һәм саммитның рәсми символикасы бизи. Почта, марка чыгаруга өстәмә рәвештә, Казан һәм Мәскәү өчен беренче көн конвертларын чыгарды һәм беренче көн штемпельләрен ясады.

«#МЫВМЕСТЕ» халыкара премиясе финалы 17 октябрьдә старт алды. Әлеге этап халык тавыш бирүен һәм Жюри әгъзалары тарафыннан проектларга бәя бирүне үз эченә ала. Татарстан Республикасыннан финалга ике гариза чыкты,аларны түбәндәге сылтама буенча Халык тавыш бирүендә тотып була: https://vk.cc/cCIKN2.

Бүген кич, көрәкләр, су, ашламалар һәм спирея үсентеләре белән коралланып, Маяковский урамындагы 63 нче йортның дус коллективы куаклар утыртырга һәм ишегалдын төзекләндерергә җыелды.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Имин, җылы көз, әмма синоптиклар фаразлавынча, ноябрьдә үк салкыннар һәм бозлавыклар көтелә. Димәк, юл төзүчеләрнең кышкы сезонга әзерлеген тагын бер кат исегезгә төшерәм», - диде Тимур Нагуманов.

Бүген гомумшәһәр планеркасында район башлыгы идарәче компанияләрнең һәм авария хәлендәге хезмәтләрнең кышкы җылыту чорында нәтиҗәле эшләвенә игътибар итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International