Төп максат - 28 км озынлыктагы суүткәргеч системасын норматив хәлгә китерү.
Төп чаралар үз эченә ала::
- Су белән тәэмин итү манарасын алыштыру. Иске манара 1962 елда ук төзелгән, 2006 елда аның мичкәсен алыштырганнар. Хәзер ул яраксыз хәлгә килде.
- Каптаждан алып суүткәргеч бойлерына кадәр линияне алыштыру. Линиянең озынлыгы 2 км дан артык, монда суүткәргечнең металл элементларын пластик элементларга алыштырачаклар.
Шулай ук су скважинасы өчен яңа насос сатып алу планлаштырыла.
Узган ел җыелган акчаларны ике ел эчендә җитәрлек сумма туплау өчен сарыф итмәскә карар кылынды. Бүгенге көндә халык, дәүләт акчаларын һәм халык иганәләрен дә кертеп, дүрт миллион сумга якын акча җыя алды (ел саен якынча 400 мең).
Барлык планлаштырылган чараларны декабрьгә төгәлләргә планлаштыралар.