16-20 декабрьдә шәһәр оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм сәүдә йортлары Яңа ел бизәлешенә конкурста катнашырга чакырыла. Конкурста юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә катнаша ала.
Иртәгә, 17 декабрьдә, Әлмәттә болытлы һава көтелә. Кечкенә һәм уртача кар, юеш кар. Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез урыны белән бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә.
2024 елның 13-14 декабрендә Әлмәт шәһәренең "Алнас" спорт комплексының авыр атлетика залында пауэрлифтинг һәм көч спорт төрләре буенча Россия НАП Ачык кубогы узды.
22 декабрьдә Нефтьчеләр мәйданында Үзәк чыршыны ачу тантанасы була. Күңел ачу программасы 15:00 сәгатьтә башлана.
Узган ялларда Әлмәт районында хуҗасыз терлекләр ауланды. Рейд нәтиҗәсендә Промышленная һәм Ленин урамнарында, шулай ук Тихоновка һәм Новотроицкое авылларында 16 йортсыз эт тотылган.
Бүген гомумшәһәр планеркасында башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова яңа билгеләнү турында игълан итте.
Бүген 16 декабрьдә гомумшәһәр планеркасында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Руслан Анатольевич Корниковның 2024 елның 9 декабреннән Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы хәрби комиссары итеп билгеләнүе турында хәбәр итте. Руслан Корников Тольятти югары хәрби Төзелеш команда училищесын тәмамлаган һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт тәҗрибәсе бар.
Россия Почтасы үз клиентларына пенсияләрне һәм социаль түләүләрне өйләренә китерү буенча хезмәтләр күрсәтә. Татарстанда күп кенә пенсионерлар акчаны өйләрендә алуны өстен күрә, чөнки бу өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы. Почтальоннар пенсияләрен билгеләнгән көнне график буенча теләсә нинди һава торышында китерәләр - һәм бу хезмәт бушлай.
Быел соңгы очрашуны «Нефтяник» 15 декабрьдә уздырды – үз бозында безнең команда «Магнитка» белән уйнады.
Татарстанның «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульләрдән 22-31 декабрьдә Татарстанның 4 эре сәүдә үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча узачак ярминкәләр сериясендә катнашуга гаризалар кабул итә башлады. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларга бушлай сәүдә урыннары бирергә мөмкинлек бирә.