Узган ялларда эт аулау нәтиҗәләре белән уртаклашабыз

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Узган ялларда Әлмәт районында хуҗасыз терлекләр ауланды. Рейд нәтиҗәсендә Промышленная һәм Ленин урамнарында, шулай ук Тихоновка һәм Новотроицкое авылларында 16 йортсыз эт тотылган.

Этләрне хайваннар өчен махсус приютка җибәргәннәр. Анда тотылган затлар вакцинация һәм стерилизация процедурасын уза. Этләр приютта уртача 35 көн дәвамында ята.

Закон нигезендә, хуҗалары булмаган, мотивлаштырылмаган агрессивлык күрсәтмәгән хайваннарны элеккеге яшәү урыннарына кайтаралар.

Исегезгә төшерәбез, хайваннарның хуҗасыз булуы турында мәгълүматны 8(8553)31-28-47 телефоны буенча тапшырырга мөмкин.

Заявкада хайванны үзегез күргән урынны, аның тасвирламасын һәм билгеләрен күрсәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International