22 декабрьдә Нефтьчеләр мәйданында Үзәк чыршыны ачу тантанасы була. Күңел ачу программасы 15:00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәм кунакларын нәрсә көтә? Афишада карагыз

Бу көнне Кыш Бабай резиденциясе дә эшли башлаячак, анда җыр җырларга, шигырь сөйләргә һәм моның өчен истәлекле бүләк алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, биредә шәһәрнең бәйрәмчә бизәлгән мәйданчыклары буенча яңа ел квест-маҗарасы ачылачак.
Әлеге проект «Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Резиденция көн саен 7 гыйнварга кадәр «Нефтьче» мәдәният йорты каршындагы мәйданда эшләячәк.
Яңалыкны дусларыгызга җибәрегез һәм Яңа ел бәйрәмнәре магиясенә чумар өчен бөтен гаиләгез белән килегез!