Бүген Әлмәттә "Мәдәни мөхит" проектын эшләтеп җибәрделәр. Проект 2016 елдагы кебек, ГАҖ, "Татнефть" һәм шулай ук Әлмәт муниципаль районы Администрациясе ярдәмендә узачак.
Ленин исемендәге мәйданда драмтеатр алдында киң күңел ачу программасы узды. Төрле яшьтәге халык өчен күңел ачу мәйданчыклары тәкъдим ителгән иде.