Әлмәттә капиталь ремонт, авыл хуҗалыгы һәм экологик шимбәләр турында сөйләштеләр

2017 елның 8 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 158 мең кв. метрга 4 мең 333 сатып алу шартнамәсе төзелгән, бу шартнамәләрнең гомуми санының 88%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы кысаларында 65 объект төзелә. Шулардан 7 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Алексевск, Азнакай, Бөгелмә, Зеленодольск, Ютазы районнары һәм Казан). 24 объектта эчке эшләр бара (Алабуга, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч, Спас, Чистай районнары һәм Казан). 5 объектта түбә ябу эшләре алып барыла (Алексеевск, Буа, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч, Чистай, Ютазы районнары һәм Казан). 18 объектта диварлар торгызыла (Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зеленодольск, Кукмара, Спас, Чистай районнары һәм Казан). 1 объектта нигез коралар (Әлмәт районы).

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капремонт программасында 2017 елда 43 муниципаль район катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан башка). Бу – гомуми мәйданы 6,2 млн. кв. метрлы 996 объект. Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, шулардан 566 объектта капиталь ремонт башланган.

Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2017 елда 1 мең 309 тикшерү уздырылган, барлыгы иминлек техникасын бозу буенча 2 муниципаль районда 9 факт ачыкланган.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, республикада территорияләрне, шул исәптән ишегалларын да төзекләндерү буенча 5 еллык программаны әзерләү төгәлләнеп килә (2018-2022 елларга өстенлекле илкүләм проект  кысаларында).

 Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре берничә көннән башланачак һәм чәчү мәйданнары 2,9 млн. га килеш сакланып калачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары

Николай Титов быелгы уңыш нигезе – орлыклар торышы турында сөйләде. 

Ул искәрткәнчә, чәчүлекләрнең яртысыннан артыгы (55%) бөртеклеләргә бирелә. Республикада төрле селекцион үзәкләрнең 84 сорт бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары районлаштырылган.

Язгы орлыкларга ихтыяҗ 345 мең тонна булган килеш, складларда һәм орлык заводларында 386 мең тонна орлык бар, бу – ихтыяҗдан 112%.

Министрның беренче урынбасары ассызыклаганча, кайбер авыл хуҗалыгы берәмлекләренең позициясе аңлашылмый (Зеленодольск, Югары Ослан, Мөслим, Чирмешән һәм башка районнар), аларда язгы чәчү өчен массакүләм репродукцияләр орлыклары өлеше 35 проценттан 18%ка кадәр генә, ә  элиталы орлыклар – 10%тан да ким.

Әлеге мөһим сораулар Әлмәт җирлегендә дә тикшерелде. Бу уңайдан район башлыгы Айрат Хәйруллин үз күрсәтмәләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International