Татарстанның 18 меңнән артык күп балалы анасы вакытыннан алда пенсиягә чыкты

2024 елның 17 мае, җомга

Күп балалы әниләр картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясенә хокуклы. Беренчедән, бу 5 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар 50 яшьтә пенсиягә чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта дүрт һәм өч балалы аналарга да 56 һәм 57 яшьтә вакытыннан алда пенсия билгеләнә.

Күп балалы ананың вакытыннан алда пенсиясен билгеләү өчен төп таләпләр булып 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 28,2 пенсия коэффициенты булу, 8 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яки уллыкка алуны гамәлдән чыгару факты булмау тора.

Татарстанлылар дәүләт хезмәтләре порталында стажны һәм пенсия коэффициентлары санын тикшерә ала.

Сорауларыгыз булса, 8 800 100 00 01 (шалтырату бушлай) телефонына шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлекчәсенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз. Моннан тыш, Социаль фондка ярдәм итү чаралары турында тулы мәгълүмат РСФ сайтында һәм ВКонтактеТелеграмОдноклассники социаль челтәрләрендәге фонд бүлекчәсенең рәсми аккаунтларында бар.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International