28 февральдән 4 мартка кадәр Киров шәһәрендә 2001-2002 елда туган үсмерләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

28 февральдән 4 мартка кадәр Киров шәһәрендә 2001-2002 елда туган үсмерләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте.

Беренчелеккә республика, өлкә, крайлардан иң көчле 150 спортчы җыелды. Татарстанның 13 кешедән торган җыелма командасына ике әлмәтле дә бар иде. Тренер Раджив Низамиевның шәкертләре Тимур Дәүләтшин ике раундны лаеклы җиңә, ә Яков Бодрягин Татарстан командасын бронзалы итә. Якташларыбызның гомуми нәтиҗәсе – өч бронза, бер көмеш медаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International