Әлмәттә наркоманиягә каршы көрәш темасы турында фикер алыштылар

2016 елның 25 ноябре, җомга

Наркомания – җәмгыятебезнең көчәя баручы мәсьәләләренең берсе. Бу мәсьәлә яшьләргә, яшүсмерләргә һәм балаларга кагыла.

Наркотиклар, психикага йогынты ясый торган матдәләр әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү турында Татарстан Республикасында Наркотикларга каршы комиссия утырышында фикер алыштылар. Видео элемтә рәвешендәге утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев уздырды.

Васил Гаязович «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт мәгълүмат системасына наркотик матдәләрне саклау, куллану һәм сату турында хәбәр итү максаты белән тагын бер категорияне кертергә тәкъдим итте.

Утырыш темасы урыннарда дәвам итте. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хайдарова Әлмәт районында профилактик эшләрнең мөһимлегенә басым ясады.

Резеда Исмәйгылева, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International