Өлкән яшьтә дөрес туклану турында Әлмәтнең "Пациент мәктәбендә" сүз барды

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең 3нче поликлиникасында урнашкан "Пациент мәктәбендә" халыкны сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чаралар еш уза. Әлмәт медицина профилактик үзәге белән берлектә  монда белгечләр халык белән очрашулар үткәрәләр.

17нче октябрь көнне табиб Елена Надиманова  халык белән очрашып, өлкән яшьтәгеләргә ничек тукланырга кирәклеге турында сөйләде. Ул остеопорозны ничек булдырмаска турында да аңлатып үтте һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International