«Яшел фитнес» – һәркемгә ачык һавада спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә торган республика проекты. Аны әлмәтлеләр яратып кабул итте.
Октябрьда һәр якшәмбе саен сәгать 10нан 12гә кадәр проект өч мәйданчыкта: Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркы үзәк сәхнәсендә, № 11 һәм № 25 мәктәпләрнең спорт залларында дәвам итәчәк.