Белем бәйрәме Әлмәтнең 10 нчы мәктәбендә аеруча тантаналы шартларда башланып китте. Беренче сыйныфка баручыларны тәбрикләргә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да килгән иде. Ул барлык юнәлешләр буенча да югары нәтиҗәләргә ирешеп, районның иң алдынгы белем учреждениесе булып саналучы мәктәптә башка чит телләрдән кала кытай теле укыта башлавын уңай яктан бәяләде. Мәктәп директоры Гөлсем Мингазовага физика кабинетына җиһазлар алу өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантаналы линейкадан соң район башлыгы физика, технология, ком белән рәсем ясау дәресләрендә булды, укучылар белән аралашты, укытучыларның эш планнары белән танышты.