Матур традиция буенча район җитәкчеләре төрле мәктәпләрдә Белем бәйрәмендә катнаша. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова быелгы уку елын Риза Фәхреддин исемендәге гимназия укучылары белән бергә билгеләп үтте. Үзенең чыгышында ул район буенча барлыгы 2735 беренче сыйныф укучысы булуын әйтте, әлеге учреждениенең бусагасын атлап кергән балаларга гимназия укучысы дигән исемне горур йөртегез дип теләкләрен җиткерде.