“ФОРПОСТ 2016” профиль сменасы кысаларында “Березка” сәламәтләндерү комплексында “Коррупция куркыныч социаль күренеш” дигән темага семинар –практикум узды. Аның эшендә район башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча киңәшчесе Ленар Вәлиев, Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Валентина Фефелова, эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Семинар өч өлешкә: теоретик, практик һәм йомгаклауга бүленде.
– Сез яшьтән үк үзегездә әлеге күренешкә карата тискәре хисләр тәрбияләргә тиешсез, – дип билгеләп үтте Ленар Вәлиев. Семинар барышында катнашучылар коррупция һәм аның килеп чыгу сәбәпләре турында фикер алыштылар, тест үттеләр. “Кайда булсаң да намуслы булып калырга кирәклеген аңладык”– диләр семинарда катнашучы егетләр һәм кызлар. Намуслы булу модада.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”