Айрат Хәйруллин: « Әлмәт нефть институтының максаты – нефть тармагы буенча белем бирүче иң яхшы уку йорты булу»

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елда Әлмәт нефть институты үзенең сафларына 300 дән артык беренче курс студентын кабул итте. Аларны Белем бәйрәме белән район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрикләде, югары квалификацияле, кирәкле һөнәр ияләре булып чыгуларын теләде.

Студентлар кодексы белән таныштыру, институтның иң яхшы студентлары чыгышы, Әлмәт нефть институтының гимны кичәге мәктәп укучыларын студентлыкка багышлау бәйрәменә әверелдерде. Тантаналы линейкадан соң кунаклар “Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү” кафедрасы эше белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International