Тамашачыларга узган елда ачыкланган законсызлыклар турында сюжет күрсәтелде. «Без дәүләт закупкаларын кабаттан тикшереп карап чыктык. Электрон аукционнар нәтиҗәсендә бюджетка 47 миллион сум өстәмә акча алдык. Бу акчалар ишегалларын яктыртуга, күп балалы гаиләләрнең участокларына юл салуга 1әм башка күп кирәкле чараларга юнәлдереләчәк", - дип белдерде район башлыгы.