Татарстанда һәр өченче транспорт һәлакәте килеп чыгуда юллар торышы җитешсезлекләре дә сәбәп була.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов белдерде.
Утырыш ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров җитәкчелегендә узды.
“Һәр өченче транспорт һәлакәтендә юллар торышы җитешсезлекләре: юллар һәм юл кырыйларының торышы канәгатьләнерлек булмау, яктыртылмау, каршылыклар һәм ясалма тигезсезлекләр булмау ачыклана. Кызганычка каршы, бу җитешсезлекләр еш кына юлда транспорт һәлакәте килеп чыгуның төп сәбәбе була”, - диде утырышта Рифкать Миңнеханов.
Автоинспекция мәгълүматларына караганда, бу җитешсезлекләр җәяүлеләр катнашындагы транспорт һәлакәтләре килеп чыгуның төп сәбәпләре булып тора. “Җәяүлеләр нормативларга туры килмәгән юлларда бәрдерелгән. Быел төзекләндерелмәгән юлларда 15 кешене югалттык”, – диде түрә.
Бүгенгә кадәр Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында җитешсезлекләр булган җәяүлеләр юллары кулланылышта. Ачыкланган җитешсезлекләр өчен еш кына район ЮХИДИ җитәкчеләре җаваплылыкка тартыла, дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.
Юлларның куркыныч участокларында, юл аша чыгу урыннарында ясалма тигезсезлекләр ясау кагыйдәләрен бозу очраклары Казан, Арча, Балтач, Югары Ослан, Буа, Биектау, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Теләче һәм Чирмешән районнарында ачыкланган. Биредә заманча стандартлар таләпләре тулысынча үтәлми. Еш кына ясалма тигезсезлек ясау урынына кисәтү билгеләре генә куялар.
Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ясалма яктырту шулай ук җитди мәсьәлә булып кала. Агымдагы елда юлларда яктырткычлар булмау яки бу системаның төзексезлеге нәтиҗәсендә, 53 транспорт һәлакәте булган, аларда 14 кеше үлгән, 66 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләренә дучар ителгән. Яктырткычлар булмау сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләренең иң күбесе Казанда, республиканың Буа, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында теркәлгән.
“Агымдагы елда юлларга ясалма тигезсезлекләр ясау һәм яктырткычлар кую чаралары булмаячагын исәпкә алып, 2016 елда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча төгәл чаралар исемлеген эшләргә кирәк дип саныйм. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чараларын финанс тәэмин итү белән бәйле сәбәпләр аклану сыйфатында кабул ителмәячәк”, - диде Рифкать Миңнеханов.
Билгеләп үтәбез: агымдагы елның 10 аенда республика юлларында транспорт һәлакәтләрендә 412 кешенең гомере өзелгән, шул ук вакытта федераль максатчан программаның күрсәткечләре – 561. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, республикада 100 үлем очрагына кимрәк теркәлгән. Шулай да, октябрь юл һәлакәтләре һәм үлем очраклары буенча “бик авыр” булды, ноябрьдә дә “шулай ук бара”, дип билгеләп үтте Шамил Гафаров.
"Татар-информ"