Әлмәттә “Бердәм Россия” партиясенең праймеризы булды

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе исемлекләре буенча муниципаль советларга сайлауга кандидатуралар күрсәтү праймеризы башланды. Бүген Яшьләр үзәгендә кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы булды.

Чараны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин 26 һәм 28 майда шундый очрашулар үтәчәген әйтте.

Чыгышлардан соң һәр сайлаучыга яшерен тавыш бирү өчен 45 кандидат кертелгән бюллетеньнәр бирелде. Тавыш бирү йомгакларына карап кандидатлар рейтингка урнашачак. Шул рейтинг исемлеге Әлмәт районыннан кандидатлар күрсәтү өчен нигез булачак.

Татарстанда муниципаль сайлаулар 13 сентябрьдә үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International