Ленин урамындагы һәм Төзүчеләр проспектындагы филиаллар да ремонтланган. Әмма шулай да сораулар туды, мәсәлән, килүчеләр өчен белгечләргә мөрәҗәгать итү уңайлы түгел. Барлык филиалларда да клиентка башын иеп сөйләшергә туры килә.
“Рас бу хезмәт күрсәтү өлкәсе икән, уңай шартлар тудырырга кирәк. Клиентлар операционист белән башын иеп аягүрә түгел, урындыкка утырып сөйләшерлек булсын”, - диде Айрат Хәйруллин.
Бердәм исәпләү-теркәү үзәгенең алты филиалы һәм үзәк офисы бар. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин әйтүенчә, бу Үзәк һәм торак-эксплуатация идарәләре тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфаты даими күзәтелеп торачак.